Шәһри Казан

Йоклыйсы килә...

Йокы туймау начар кәефнең генә түгел, төрле авыруларның сәбәпчесе дә булырга мөмкин. Йокысызлыктан иң кү­бе шәһәр кешеләре җәфалана. Ясалма яктылы бүл­мәдә утыру, эш графигының төрлечә булуы, төнге сменада эшләү, стресслар, яман гадәтләр нерв системасын какшата, йокысызлык, шул исәптән төрле авырулар барлыкка китерә. Авырулар исә акрынлап хроникка да әй­ләнергә мөмкин. Шуңа...

Реклама

Йокы туймау начар кәефнең генә түгел, төрле авыруларның сәбәпчесе дә булырга мөмкин.
Йокысызлыктан иң кү­бе шәһәр кешеләре җәфалана. Ясалма яктылы бүл­мәдә утыру, эш графигының төрлечә булуы, төнге сменада эшләү, стресслар, яман гадәтләр нерв системасын какшата, йокысызлык, шул исәптән төрле авырулар барлыкка китерә. Авырулар исә акрынлап хроникка да әй­ләнергә мөмкин. Шуңа ­йокыны көйләү сәламәт­леккә таба да бер адым дигән сүз.
Әгәр дә инде сәламәтлек белән бернинди проблема булмаса, гади генә кагыйдәләрне үтәп тә йокыны көйләп була.
Иң беренчесе - режим булдыру. Көн дә билгеле бер вакытта йокларга ятарга тырышыгыз. Йокы өчен иң кулай вакыт - кичке сәгать 11дән иртәнге 5кә кадәр. Бигрәк тә кичке 11 сәгать белән төнге 2 арасындагы йокы яхшы.
Йоклар алдыннан күп ашарга, составында кофеин булган яки исерткеч эчемлекләр эчәргә киңәш ителми. Кофеин каһвәдә генә түгел, ә шоколадта, кока-колада һәм кайбер авыртуны баса торган даруларда да бар. Шунысын әйтик: кайберәүләргә буш ашказаны белән йоклау да килешми. Бу очракта исә үләнле чәй эчәргә ярый. Аз гына баллы углеводлы продуктлар, шул исәптән икмәк ризыклары ашап кую да комачауламый. Табиблар әй­түенчә, бу продуктлар тиз йоклап китәргә булыша.
Душ кабул итү яки эфир майлары белән җылы ванна да тынычландыра. Йоклап китү өчен, бүлмә температурасы 18-25 градус булу тиешлеген дә истә тотыгыз. Димәк, бүлмәне яхшылап җилләтергә ки­рәк. Йокы «килсен» дисәгез, телевизор, компьютер һәм утны сүндерегез.

Йокы проблемасы эчке конфликтлар белән дә бәй­ле булырга мөмкин. Иң яхшы йоклаткыч - чиста намус дип юкка гына әйт­миләр­дер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: