Шәһри Казан

Йокысызлыктан дәва бар ул

Кайчак үзеңнең якыннан белгән кешеңне күреп куркып каласың: таушалган йөз, авыру кыяфәт, еларга җитеп сөйләшү... Бу адәмгә ни булган дип куркуга төшәсең. Сораштыра башлагач, алай әйтерлек берни дә юк кебек үзе. «Менә инде ничә көн йоклый алмыйм, төнлә дә йокы керми, көндезен ятып карасам да юк, йокым качты», - ди...

Реклама

Кайчак үзеңнең якыннан белгән кешеңне күреп куркып каласың: таушалган йөз, авыру кыяфәт, еларга җитеп сөйләшү... Бу адәмгә ни булган дип куркуга төшәсең. Сораштыра башлагач, алай әйтерлек берни дә юк кебек үзе. «Менә инде ничә көн йоклый алмыйм, төнлә дә йокы керми, көндезен ятып карасам да юк, йокым качты», - ди бу.
Әйе, элгәре иртән торып, анысын ары, монысын бире бәргәләп, аяк үрә генә тамак ялгап, башта балалар бакчасына, аннары эшкә чапканда түшәккә башың тиюгә йокыга талган еллар еракта калган шул инде. Будильнигыңны куярга оныткан вакытта йоклап кала язган чаклар да булмады түгел. Шулчак син: «Кайчан йокым туясы көннәр булыр икән, күрерменме икән шундый көннәрне?» - дия идең.
Менә балаларың үсеп җитте, үз ояларын таптылар, син инде бүген-иртәгә пенсиягә чыгарга торасың йә күптән инде пенсиядә. Ходайга шөкер, яшәргә йортың, кияргә киемең, ашарга ризыгың бар, йокыңны бүлдерүчеләр юк дияргә ярый (аста-өстәге, ян-яклардагы күршеләр бик шау-гөр килмәсәләр, әлбәттә). Хәзер синең теге йокланмаган йокыларны йоклап бер кинәнеп яшәп каласың килә.
Тик артыгын йоклап булмый икән бит, каһәр төшкере. Азрак черем итеп алуга уянасың, уйлана-борчыла, әйләнә-тулгана башлыйсың. Белгәннәреңне укып та, йөзгә, меңгә кадәр санап та карыйсың, тик йоклап китә алмыйсың. Теге табиб язган дару да ярдәм итми бит, ә?
Минем киңәшем шул сезгә, йокысызлыктан иза чигүчеләр! Уянып китсәгез, боргаланып-сыргаланып түшәктә аунамагыз. Уянуга, торыгыз, сәгатькә карап вакыт санамагыз, киенегез, юынып алыгыз, башка хаҗәтләрегезне башкарыгыз.
Форточкаларны ачыгыз, балконга, үз өегез булса, ишегалдына чыгып һава сулагыз, хәрәкәтләнегез. Йокланмаган йокы турында уйланып, үзегезне борчымагыз, даруга ябышмагыз, чәй-кофе эчеп җибәрегез.
Күршеләрне борчымый торган эшегез булса (йон тетү, йон эрләү, бәйләү, тегү кебекләр), шул эшкә утырыгыз. Укырга яратсагыз, укыгыз (теләсәң - дини китаплар, теләсәң - газета-журналлар дигәндәй). Язарга яратсагыз, языгыз (истәлекләр, мәкаләләр, хатлар һ.б.). Берәр сәгатьләр үткәч, күзләрегез йомыла башлагач, кабат түшәгегезгә ятсагыз да була. Хәерле төннәр, тәмле төшләр сезгә.
Минемчә, һәр йортта яратылып укыла торган газета-журналлар булдырырга кирәк, аларны берничә йортка берне яздырырга да була. Газета-журналларга акчаны жәлләмәгез. Ярты елга язылу бәясе бер кап дару бәясе генә ул, җәмәгать. Якын-тирәгездә генә китапханә дә бардыр әле.
Гомерегезне йоклап уздырмагыз, үзегезгә бер шөгыль табыгыз, «хәрәкәттә - бәрәкәт» дигән девиз белән яшәгез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: