Шәһри Казан

Йон оекбаш киеп, юрган астында ятар чак җитте

Яңа ел белән бергә грипп та килде. Декабрьдә көннәр салкын торгач, авыручылар да булмаган иде. Ә көннәр җылыткач, вируслар таралды. Яңа ел каникуллары да моңа тәэсир итми калмагандыр. Атна буе халык бәйрәм чараларына, кунакка йөрде, нәтиҗәдә бер-беренә вирус та күчеп, күпләр авырып ятты. Бу көннәрдә дә дәваханәләргә һәм ашыгыч ярдәм...

Реклама

Салкын тидерүнең иң беренче сәбәбе - туңу. Шуның өчен дә иң элек мөмкин кадәр тизрәк җылынырга кирәк. Аякка йон оекбаш киеп, муенга җылы шарф чорнагыз. Ә инде иң яхшы «җылыткыч» ул - имбирлы чәй. 2-3 см лы имбир тамырын чистартып, аңа ике стакан су салып, 20 минут кайнатыгыз. Аңа бал, лимон салып эчегез. Тагын бер файдалы эчемлек - кура җиләге салынган лимонлы-баллы кара чәй. Кура җиләгендә аспирин составындагы ацетилсалицил кислотасы булса, лимонда, белгәнегезчә, С витамины бар. Ә бал исә ялкынсынуга һәм бактерияләргә каршы тора.
Борынга томау төшкән очракта иң үтемле чара - аякларны кайнар ваннага тыгып утыру. Табан асты йоткылык өсте белән бәйләнгән булганга, аякларны 10 минут дәвамында парландырыгыз. Суның температурасын аз-азлап 37 градустан 40-45кә кадәр күтәрегез.
Ә менә тамак авыртканда акрын гына кабыгы белән лимон кисәге яки кәрәзле бал ашагыз. Тәэсирен тизләтер өчен алардан соң бер нәрсә дә ашамый торыгыз. Тагын бер әйбәт чара - бер стакан кайнар суга пычак очына гына элеп «Золотая звезда» бальзамын салыгыз да 3-5 минут дәвамында шуның парын сулагыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: