16+

Йөрәгең авыртса, кәбестә аша

Йөрәк авырулары иң еш күзәтелә торган чирләрнең берсе булып тора. Ә аны дәвалауда табиблар дөрес итеп туклануның да файдасын күрә. - Тозны азрак куллан. Йөрәк авырулары вакытында тоз алмашы бозыла. - Көненә 1-1,2 литрдан да артык су эчмәскә тырышыгыз. Моннан кимрәк тә булмасын. Эчәсе килүне куе булмаган чәй белән басу...

Йөрәгең авыртса, кәбестә аша

Йөрәк авырулары иң еш күзәтелә торган чирләрнең берсе булып тора. Ә аны дәвалауда табиблар дөрес итеп туклануның да файдасын күрә. - Тозны азрак куллан. Йөрәк авырулары вакытында тоз алмашы бозыла. - Көненә 1-1,2 литрдан да артык су эчмәскә тырышыгыз. Моннан кимрәк тә булмасын. Эчәсе килүне куе булмаган чәй белән басу...

Йөрәк авырулары иң еш күзәтелә торган чирләрнең берсе булып тора. Ә аны дәвалауда табиблар дөрес итеп туклануның да файдасын күрә.
- Тозны азрак куллан. Йөрәк авырулары вакытында тоз алмашы бозыла.
- Көненә 1-1,2 литрдан да артык су эчмәскә тырышыгыз. Моннан кимрәк тә булмасын. Эчәсе килүне куе булмаган чәй белән басу яхшы. Минераль суны көненә 1-2 стакан гына эчегез.
- Рационны калий һәм магний тозлары белән баетыгыз. Калий йөрәк мускуллары эшчәнлеге өчен кирәк булса, магний - кан тамырлары өчен. Калий күрәгә, кара җимеш, чикләвекләрдә, гөлҗимештә, кызыл һәм кара карлыганда, кура җиләгендә, крыжовникта, цитруслыларда (аеруча әфлисун белән грейпфрутта), карабодай, дөге, солы кебек ярмаларда, чөгендер, бәрәңге һәм кәбестәдә бар. Диңгез кәбестәсе, карбыз, көнбагыш, әстерхан һәм бадәм чикләвекләрендә, фундукта исә магний күп.
- Ризык җиңел булырга тиеш, әмма көненә 5-6 тапкыр ашарга тырышыгыз. Ашказанына эләккән күп күләмдәге ризык ашкайнату органнарына гына түгел, бөтен йөрәк-кан тамырлары системасы өчен авырлык тудыра.
Шикәр күләмен киметегез. Көненә 4-5 кәнфит яки 6 бал кашыгы шикәр, бал, кайнатма гына ярый.
Майлы ризыктан баш тартыгыз. Гәүдә авырлыгыннан җәфалансагыз бигрәк тә. Ризык әзерләгәндә бары үсемлек яки зәйтүн мае гына кулланыгыз. Майонезны майсыз каймакка алыштырыгыз. Аны да артык кулланмаска тырышыгыз. Атланмайның көнлек нормасы көненә 10 гр. нан (бер бал кашыгы) артмасын.
- Шоколад, төрле тәмләткечләр, консервланган һәм маринадланган ризыклар, майлы, кыздырылган ит, казылык һәм башка ярымфабрикатлар турында онытыгыз.
Боткаларга өстенлек бирегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading