Шәһри Казан

Йөрәгең авыртса, крыжовник аша

Кура җиләге артык гәүдә авырлыгыннан зарланучыларның иң яраткан ризыгы булырга тиеш. Фигураларыннан канәгать булмаучылар өчен япон химиклары әнә, кура җиләге ферментлары нигезендә, махсус пластырь да уйлап тапкан. Кура җиләге составындагы матдәләр, имештер, майларны таркатып бетерә һәи шуның белән целлюлитны юк итә. Бу могҗиза пластырьның бәясе алай арзан түгел, чөнки Япониядә...

Реклама

Карлыган сортлары арасында файдалы матдәләре саны буенча кара карлыган беренче урында тора. Аның С витаминына бай булуын без беләбез инде. Аскорбинка буенча ул гөлҗимештән генә калыша. Кызыл һәм ак карлыган да С витаминына бай анысы. Белгечләрнең әйтүенчә, бер көнлек норманы тутырыйм дисәң, 50 грамм кара карлыган яки 150 грамм кызыл яки ак карлыган ашарга кирәк икән. Карлыганны салкын тиюне булдырмас өчен дә ашарга мөмкин.
Крыжовник. Бу җиләкнең төп өстенлеге - РР витаминына бай булуы. Ул кан тамырлары тышчасын ныгыта, аның варикоз киңәюен булдырмый. Йөрәге белән проблемасы булганнарга да крыжовникны үз итү мөһим. Чөнки ул «йөрәк витамины» - калийга бай. Крыжовникта пектиннар да бар. Моның белән без начар экологиягә каршы тора алабыз: пектин организмнан агуларны, авыр металларны һәм тозларны чыгару сәләтенә ия.
Чия кумарин, ягъни организмны тонуста тоту өчен кирәк булган матдәгә бай. Шуңа да аны авырудан савыгып килүчеләргә ашарга кушалар. Чия үзенә күрә бер табигый антибиотик та булып тора. Ни өчен дигәндә, аңарда төрле бактерияләр үрчүне булдырмый торган фитонцидлар бар. Тамак төбе кымырҗып-әчетеп торса, чия согын эчеп карагыз, файдасы булмый калмас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: