16+

Йөз яшькә җитәсем килә

Галимнәр фикеренчә, хәзерге заман кешесенең 30-40 елга озаграк яшәү мөмкинлеге бар. Биологлар да, кеше 150 яшькәчә яши ала, дигән фикердә тора. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда һәм дөрес итеп тукланганда, билгеле. Безнең организм өчен кайсы продуктлар бигрәк тә файдалы соң?

Йөз яшькә җитәсем килә

Галимнәр фикеренчә, хәзерге заман кешесенең 30-40 елга озаграк яшәү мөмкинлеге бар. Биологлар да, кеше 150 яшькәчә яши ала, дигән фикердә тора. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда һәм дөрес итеп тукланганда, билгеле. Безнең организм өчен кайсы продуктлар бигрәк тә файдалы соң?

Аларның исемлеге күптән билгеле анысы. Боларга балык, диңгез продуктлары, яшел чәй, бал, суган һәм сарымсак, каһвә (көненә 2-3 чынаяктан артмаса!), кара шоколад, кара ипи, яшелчә һәм җиләк-җимеш керә. Санап киткән продуктларны вакыт-вакыт кына түгел, ә һәрдаим һәм аз-азлап ашарга кирәк.
Гомерне озынайтуның тагын бер чарасы - яхшы эмоциональ халәт. Күпләр өчен бу - проблема, заман кешесенә бит гел стресс кичерергә туры килә. Ул һәрвакыт киеренкелектә тора. Яхшы эш, кыйммәтле машина, фатир һәм башкалар артыннан чабу аны кәлиядән чыгара.
Галимнәр безне эмоциональ яктан иң нык сыный торган нәрсә курку дип белдерә. Аның аркасында йокысызлык белән генә түгел, бронхиаль астма һәм яман шеш белән дә очрашуыгыз мөмкин. Бу очракта бер генә киңәш: азрак нервланыгыз һәм куркуыгызны җиңәргә тырышыгыз.
Һәм, әлбәттә инде, спорт һәм хәрәкәтләнү турында да онытмаска кирәк. Күбебез эштә гел утырып кына торабыз, телевизор белән компьютер каршында утыруларны да исәпкә алганда, гомеребез урындыкта үтә дияргә була. Шуңа да спортның берәр төре белән шөгыльләнү җаен карагыз. Йөзүме, йөгерүме, чаңгыда йөрүме - кайсы да бик файдалы.
Продуктларга әйләнеп кайтканда, кызыл помидор ашау үпкә, ашказаны һәм тире рагы белән авырып китү куркынычын булдырмый икән. Чөнки ул ликопинга бай. Моның өчен көненә бер стакан томат согы эчү дә җитә.
Сәламәтлек өчен куркыныч тудырган тагын бер сәбәпне дә әйтеп үтик - анысы артык күп ашау.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading