16+

«Үз искем үземнән артмый»

Үзенең элеккеге матурлыгын, ялтыравыгын яки төсен-буявын югалткан иске әйберләр һәр йортта диярлек бар. Аларны кирәгенчә кулланып та булмый һәм шул ук вакытта чыгарып ташларга да жәл. Шуңа да әлеге иске әйберләр йә өйнең кеше күзеннән ерак булган бер почмагында яки ишегалдындагы сарайда тузанга күмелеп ята бирә. Ә менә сәхифәбезнең чираттагы...

«Үз искем үземнән артмый»

Үзенең элеккеге матурлыгын, ялтыравыгын яки төсен-буявын югалткан иске әйберләр һәр йортта диярлек бар. Аларны кирәгенчә кулланып та булмый һәм шул ук вакытта чыгарып ташларга да жәл. Шуңа да әлеге иске әйберләр йә өйнең кеше күзеннән ерак булган бер почмагында яки ишегалдындагы сарайда тузанга күмелеп ята бирә. Ә менә сәхифәбезнең чираттагы...

- Декупаж француз теленнән «кисеп алу» дип тәрҗемә ителә. Үзеңә ошаган картинаның берәр фрагментын кисеп алып, аны би­зәләчәк өслеккә ябыштырасың һәм өстеннән берничә кат лак белән буйыйсың. Бу ысул ул рәсемне үзең ясаган яки әлеге предмет башта ук шундый булган дигән тәэсир калдыра. Картина дигәндә, берәр журнал битендәге яки гап-гади кәгазь салфеткадагы рәсемне күз алдында тотам. Кибеттә декупаж өчен махсус салфеткалар, картиналар һәм дөгеле кәгазь дә сатыла. Аларны да кулланырга мөмкин. Рәсемне теләсә нинди өслеккә: агачка, пыялага, керамикага, пластмассага, күнгә, хәтта тукымага да ябыштырып була.
- Декупаж белән күп­тән кызыксынасызмы?
- Соңгы вакытта кул эш­ләре белән шөгыльләнү модага кереп китте. Мин дә үз көчемне сынап карарга булдым. Сабын кайнаттым, бәйләдем, йон бастым... Ахырда декупажга тукталдым. Бердән, мин рәсемнәр ясарга яратам, икенчедән, бу эшнең нәтиҗәсе тиз күренә. Әйтик, свитерны берничә атна бәйләргә, сабын кайнатсаң, аның катканын көтәргә кирәк. Ә декупажга берничә сәгать тә җитә.
- Декупажны ничек ясарга кирәклеген интернеттан өйрәндегезме?
- Мин махсус мастер-класска бардым. Интернеттан да өйрәнергә була анысы, әмма сез теләгәнчә барып чыкмаса, бу миннән чыкмый икән дип күңелегез төшәргә һәм башка әлеге эшкә алынмаска мөм­кинсез. Ә мастер-класста исә сезгә ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торачаклар.
- Декупаж катлаулы техникамы?
- Мин аның бер авырлыгын да күрмим. Башка шөгыльләргә караганда, күпкә җиңелрәк тә кебек әле. Тик рәсемне ябыштырганчы берничә төрле эшне башкарырга кирәк булуын искәртәсем килә. Иң элек предметның өслеген әзерлибез. Төзелеш кирәк-яраклары сатыла торган кибеттән наждаклы кәгазь сатып алып, предметның өслеген шомартабыз. Пыяла өслек булса, аны спирт яки аракы белән юып чистартабыз. Керамика өчен махсус грунтовка алырга кирәк була. Аннары рәсем ябыштырыласы предметны беренче кат буйыйбыз, икенче төрле итеп әйткәндә, грунтлыйбыз (акрил универсаль грунт кибетләрдә сатыла). Грунтлаганнан соң, предмет ак төскә керә. Ул кипкәч, ак төстәге акрил буяу белән буяп чыгабыз. Әгәр дә салфетканы өслекне буямыйча гына ябыштырсак, караңгы өс­лектә ул күренмәс тә иде, чөнки, белгәнегезчә, салфетка бик юка. Буяу кипкәч, кабат шомартабыз. Пыяланы исә шомартып тигезләргә кирәк­ми.
- Декупаж өчен махсус салфетка алганчы, көн­дәлектә кулланыла торганын гына сайларга буламы?
- Була. Тик декупаж өчен булган салфеткага өстенлек бирергә киңәш итәм, чөнки аның төсе вакыт узу белән югалмый, кояшта да янмый. Аларның структурасы башка. Гади салфетка җилем белән эшләгәндә чыланып ертылырга да мөмкин. Җилем дигәннән, декупаж өчен махсус җилем һәм лак та саталар.
- Кибеттән махсус сатып алмыйча, өйдә кул астында булган нәрсәләр белән генә ясарга буламы соң ул декупажны?
- Декупаж белән шө­гыльләнә башлаучылар, гадәттә, ПВА җилемен куллана. Нигезендә су булган, төзелеш өчен кулланыла торган теләсә кайсы лактан файдалана аласыз.
- Яңа гына шө­гыль­ләнә башлаучыларга нәрсә киңәш итәсез?
Иң элек декупажны гади өслеккә, әйтик, зур булмаган размердагы кухняда кулланыла торган гап-гади тактага ясап карарга киңәш итәм. Хата ясаудан курыкмагыз. Хаталар өстендә эшләп, осталык та чарлана. Акрынлап кулыгызны да күнектерәсез. Аның каравы өегезне үз кулыгыз белән яңарткан яки ясаган предметлар белән бизи аласыз. Дусларыгызның туган көн­нәренә бүләк эзләп йөр­мисез. Тагын да остарып китсәгез инде, декупаж ярдәмендә акча да эшли башларсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading