16+

1 апрельдән түрәләр социаль челтәрләрдәге мәгълүматлары турында декларация тапшырачак

1 апрельдән Россия түрәләре социаль челтәрләрдә теркәлгән аккаунтлары, танышу сайтларындагы мәгълүматлары турында декларация тапшырырга тиеш.

1 апрельдән Россия түрәләре социаль челтәрләрдә теркәлгән аккаунтлары, танышу сайтларындагы мәгълүматлары турында декларация тапшырырга тиеш.

Мондый мәгълүматлар тәкъдим ителмәгән очракта, бюджет хезмәкәре эштән куылачак.

Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев моңа карата, түрә буларак кына түгел, ә социаль челтәрләрне кулланучы буларак фикерен җиткерде. «Хисап бирүне мин аңлап бетермәдем. Ни өчен кирәк ул? Безне контрольдә тоту өченме? Бу үзенә күрә цензура», - дип белдергән ул «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» мәгълүмати-аналитик тапшыруы корреспондентына.

Социаль челтәрләрдәге аккаунтлар турында хисап бирүнең максаты - һөнәри этиканы бозмау, хезмәткәр турында тулы белешмә булсын өчен эшләнгән. Шунысы мәгълүм, декларациядә шәхси кушымталар - Whatsapp, Viber һәм Skype электрон почталарның парольләре соралмый. Мәгълүматлар аерым реестрларда да җыелмаячак, алар әлеге оешмаларның кадрлар бүлеге өчен генә тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading