16+

1 сентябрьдә дүрт яңа балалар бакчасы ачыла

Татарстанда 1 сентябрьдә дүрт яңа балалар бакчасы ачыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

«Быел без 1240 урынга исәпләнгән 8 балалар бакчасы төзибез. Объектларны сафка бастыруга 860 миллион сумнан артык акча бүленгән. Шулардан Арча районының Хәсәншәех авылы, Биектау районының Шигали авылы, Кукмара районының Нырья авылындагы балалар бакчалары, шулай ук Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе быел сабыйларны кабул итәчәк. Быелның декабрендә тагын өч бакчаны файдалануга тапшыру күздә тотыла», - дип ассызыклады Насыйров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading