16+

10 процент россияленең азык-төлек сатып алырга да акчасы җитми

Россиядәге һәр унынчы гражданинның азык-төлек сатып алырга да акчасы җитми. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматлары раслый.

Россиядәге һәр унынчы гражданинның азык-төлек сатып алырга да акчасы җитми. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматлары раслый.

Сораштыру нәтиҗәләре россиялеләрнең куллану мөмкинлеге кимү турында сөйли. Шул рәвешле, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 80 проценттан артык респондент ризык һәм кием-салымга акчасы җитмәүчеләрне фәкыйрьләр рәтенә кертә. Быелның маенда сораштырылганнар арасында андыйлар 39 процентны тәшкил итә. Аларның 54 проценты пенсия яшендәгеләр, ә 46 проценты авыл җирендә гомер итә. Моннан тыш, һәр унынчы сораштырылучы азык-төлек алырга акчасы җитмәү хакында белдергән, ә 29 проценты кием-салымга акча җиткереп булмауга зарланган. Моңа охшаш күрсәткечләр 2009 елда теркәлгән.
Сораштыру 25-29 майда үткәрелгән, анда 1,6 мең Россия гражданы катнашкан. Сораштырылучылар илнең 56 төбәгендә, 130 торак пунктта яши.


«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading