16+

100 яшен тутырган Сабира әби: «Озын гомернең сере хезмәт белән яшәүдә»

«Озын гомернең сере хезмәт белән яшәүдә», - ди шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сабира әби Харисова. Чыннан да, аның бер генә көне дә эшсез үтмәгән - урманын да кискән, сыерын да сауган, колхоздагы бер эштән дә читтә калмаган, дип яза "Якты юл".

100 яшен тутырган Сабира әби: «Озын гомернең сере хезмәт белән яшәүдә»

«Озын гомернең сере хезмәт белән яшәүдә», - ди шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сабира әби Харисова. Чыннан да, аның бер генә көне дә эшсез үтмәгән - урманын да кискән, сыерын да сауган, колхоздагы бер эштән дә читтә калмаган, дип яза "Якты юл".


Сабира әби - Чыршылы авылы кызы. Сугышка кадәр Мусабай Завод авылының Нургали исемле егетенә кияүгә чыккан. Ирен фронтка озатканда ике яшьлек улы Равил белән калган. Тылдагы хатын-кызларның барысы кебек үк, Сабира да авылдагы иң авыр эшләрне башкарган. Бәхетенә, ире сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан. 1948 елда аларның кызлары Флера, 1952дә уллары Хәниф дөньяга килгән. Ләкин сугыш яралары Нургалигә озак яшәргә бирмәгән. Аның үлеменнән соң, Сабира, балаларын алып, туган авылы тирәсенә - «Татарстан» совхозы поселогына әйләнеп кайткан. Лаеклы ялга чыкканчы совхозда эшләгән.

Бүгенге көндә Сабира әби Яр Чаллыда улы Хәниф һәм килене Әлфия тәрбиясендә яши. «Әнине үзебезгә алып килгәнгә инде 30 ел, - дип сөйли Әлфия ханым. - Аллага шөкер, бер гасыр гомер яшәсә дә, әле үз-үзен тота, тотынып булса да, фатир эчендә үзе йөри», - ди. 99 яшенә кадәр Сабира әби бер уразаны да калдырмаган, быел гына, хәтере бераз буталу сәбәпле, аны туктатырга туры килгән. Намазларны хәзер дә укый, бөтен догаларны белә икән.

Сабира Харис кызын олуг юбилее белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зарипов, үзе гомер иткән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова килгәннәр иде. Алар юбилярга Россия, Татарстан Президентларының тәбрикләү хатларын, хакимият, җирлек исеменнән бүләкләр тапшырдылар, авыр еллардагы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, тыныч һәм имин картлык теләделәр.

Ул көнне фатир эче котлауларга күмелде. Балалары, оныклары да яраткан әбиләрен тәбрикләргә бер-бер артлы килеп кенә торды. Аллага шөкер, бүген әбинең өч баласы да исән-сау. Сабира Харис кызының җиде оныгы, 9 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 3 баласы бар. Алар бөтен Татарстанга гына түгел, дөньяга таралган. Яшь ярымлык кечкенә Али Африкада яши икән. Күренеп тора, карт әбиләрен барысы да хөрмәт итәләр, аларны үзе дә танып, исемләп эндәшә.

Сабира әбине котларга, күпьеллык гадәтләренә тугры калып, кече улы Хәнифнең сыйныфташлары Раиф Харисов һәм Вахит Насыйбуллин да килгән иде. «Туганнан бирле бергә инде без. Бер парта артында утырып, бер икмәкне өчкә бүлеп, бик тату үстек. Әлбәттә, мондый татулыкта Сабира апаның да өлеше, аның тәрбиясе бик зур. Кызганычка, үз әниләребезне күптән җирләдек. Хәниф - бу яктан арада иң бәхетлебез», - диләр инде үзләренең дә чәчләренә күптән чал кергән, күптән бабайлар булган 65 яшьлек ир-атлар. Сабира әби аларның икесен дә танып, котлау сүзләрен бик игътибар белән тыңлады, киләчәктә дә бер-берегезне ташламагыз дип, изге киңәшләрен бирде.

Үзен зурлап килгән һәркемгә рәхмәтен әйтте Сабира әби. Бәхетле, сәламәт булып, бер-берегезнең кадерен белеп, озын гомер итегез, дип теләде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading