16+

11 яшьлек малайның башкаларга өмет бүләк итү хыялы тормышка ашкан

Унбер яшендә һәрбер малай машина һәм конструктор турында хыяллана. Ә Кытайда яшәгән Лианг Яоуиның хыяллары бөтенләй башка була – ул кемгә дә булса яшәүгә өмет бүләк итү турында хыяллана. Күптән түгел аның бу теләге тормышка аша.

11 яшьлек Лианг Яоуи яшьтәшләреннән тиз фикерли белү сәләте белән аерыла һәм киләчәктә табиб булырга хыяллана. Бервакыт, мәктәптә чагында, аның башы бик нык әйләнеп китә һәм малайны хастаханәгә илтәләр.  Аннан инде ул баш миендә шеш дигән диагноз белән чыга...
Шуннан бирле Лианг үзе үлгәннән соң кемгә дә булса эчке органнарын корбан итү теләге белән яши. “Җир йөзендә яхшы кешеләр бик күп, алар башкаларга изгелекләр эшлиләр. Минем дә алар кебек буласым килә”, - ди Лианг әнисенә үләр алдыннан.
Табиблар малайның бөерләре белән бавырын саклап кала. Лианг әйтүенчә, донорлык – аның да гомеренең дәвамы.
Фотодан күренгәнчә, табиблар ихтирам йөзеннән Лианг алдында баш ияләр, аның ярдәме белән кемдер бәхетле һәм озын гомер итәчәк.

Фото: medicaltourismmag.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading