16+

116 гөмбәче югалган

Гөмбә сезоны башлануга, коткаручыларга эш күбәя. Быел гөмбәсе күп булмаса да, ияләнгән гадәт буенча, халык урманга ашыга. Кайберләре адашып калып, өйләренә коткаручылар ярдәмендә генә кайтып җитә ала. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Светлана Лебедева "ШК"га хәбәр иткәнчә, июнь аеннан алып 116 гөмбәче югалган,...

Коткаручылар республика халкын урманда сак булырга өнди.
- Урманга китәр алдыннан якыннарыгызны кайсы урманга барасыгызны кисәтегез. Таныш булмаган җирләргә ялгызыгыз чыгып китмәгез. Телефоныгызны һәрчак үзегез янында йөртегез, аның зарядкасы тулы булсын. Үзегез белән компас, фонарь, шырпы, су, ризык, җылы кием алыгыз. Киемнәрегез ачык төстә булса, коткаручыларга сезне эзләп табу җайлырак була. Адашкан очракта, бәлагә тарысагыз, 112 номерына шалтыратыгыз, - дип киңәш итә алар.
Югалган гөмбәчеләрне эзләүдә төбәк коткару отряды волонтерлары да катнаша. Алар кешеләрне эзләп кенә калмый, адашучылар өчен урманда махсус юл күрсәткеч табличкалар да элә. Иң беренче булып алар Озерный бистәсе янындагы урманда барлыкка килгән. Отряд җитәкчесе Алена Макарова әйтүенчә, кызыл төстәге металл табличкалар әлегә шул урманда гына.

- Бу урманны сайлавыбыз юкка гына түгел. Анда ел саен бик күп кеше адаша. Казан тирәсендә генә булганга да шунда йөриләрдер. Август аеннан бирле барысы 39 табличка эленде. Аларның схемасын әйтергә теләмибез. Төсле металл җыючылар белә калса, алар анда озак эленеп тормас дип куркабыз. Табличкаларның беренче партиясен бозып та бетерделәр инде. Бездә бит шулай, бушка булган әйбер тик ятмый. Ә безнең өчен ул бушка түгел. Бер табличка өчен берничә йөз сум акча китә, - дип сөйләде ул безгә.

Табличкалар бер-берсеннән 500-700 метр ераклыкта урнашкан. Алар адашкан кешегә трассага яки башка ориентлашырга мөмкин булган урынга чыгарга ярдәм итә. Табличкаларга юлның кайсы урынга чыгуы, ничә чакрым ара үтәргә кирәклеге язылган. Аларның һәрберсенең үз номеры бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading