16+

14 яшьтән эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә рөхсәт бирергә җыеналар

Россия Дәүләт Думасы эшмәкәрлек белән 14 яшьтән шөгыльләнә башларга рөхсәт бирергә мөмкин.

Россия Дәүләт Думасы эшмәкәрлек белән 14 яшьтән шөгыльләнә башларга рөхсәт бирергә мөмкин.

Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә буенча комитет рәисе урынбасары Андрей Свинцов шул хактагы канун проекты әзерләп тапшырган. Әлеге мәгълүматны "Татар-информ" "Известия"гә сылтама белән хәбәр итә.

"Балигъ булмаган 14-18 яшьлекләр канунлы вәкилләре - әти-әниләре яисә тәрбиягә алучыларының язмача рөхсәте булганда, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә хокуклы", - диелә канун проектында.

Проект авторы искәрткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә суд тарафыннан тыюлар булмаган очракта, эшкә яраклы балигъ булган һәр кеше табышлы эш белән шөгыльләнә ала. "Гражданлык кодексы буенча, 16 яше тулган балигъ булмаган бала да хезмәт килешүе буенча эшләгән очракта тулысынча эшкә яраклы була. Шул исәптән алар контракт, яисә канунлы вәкилләре рөхсәте белән эшмәкәрлек тә алып бара ала", - ди депутат.

Әзерләнгән үзгәрешләрне Россия Гражданлык кодексына кертмәкчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading