16+

18 яшькә кадәр инвалид баланы караган өчен дәүләттән нинди түләүләр каралган?

18 яшькә кадәр инвалид баланы караган өчен дәүләттән нинди түләүләр каралган? Айназ Сафина, Казан

18 яшькә кадәр инвалид баланы караган өчен дәүләттән нинди түләүләр каралган? Айназ Сафина, Казан

18 яшькә кадәрге физик яктан мөмкинлеге чикле балаларны, тумыштан I группа инвалидларны караучы ата-аналарга һәм опекуннарга ай саен акчалата ярдәм каралган. Инвалид баланы караган өчен, ай саен әти-әнисенә 5500 сум түләнеп барачак. Авыру баланы караган тәрбиячегә 1200 сум биреләчәк.
- Бу хакта теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итеп, гариза тапшырырга кирәк. Түләүләр баланы тәрбияләгән вакыт аралыгы өчен биреләчәк, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалид баланы опекунлыкка алган кешегә, әти-әнигә, эшләгән очракта, бу акча түләнми. Шулай ук пенсионерларга да, эшсезлек буенча пособие алучыларга да әлеге түләүләр каралмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading