16+

181нче мәктәп укучыларының әти-әниләре яңадан беренче сыйныфта укырга тели

Бүген бәйрәмнәргә бай көн булды. Иртән Гает намазы белән башланса, Корбан бәйрәменнән соң, укытучылар, укучылар изге сәгатьтә мәктәпләргә аяк атлады. Бүген 1 сентябрь - белем көне дә. Быел Республика мәктәпләренә 402 мең укучы бара, аларның 48 меңе - беренче сыйныф укучылары. Шул исәптән, 120 мең укучы Казан мәктәпләре бусагасыннан атлады,...

Бүген бәйрәмнәргә бай көн булды. Иртән Гает намазы белән башланса, Корбан бәйрәменнән соң, укытучылар, укучылар изге сәгатьтә мәктәпләргә аяк атлады. Бүген 1 сентябрь - белем көне дә. Быел Республика мәктәпләренә 402 мең укучы бара, аларның 48 меңе - беренче сыйныф укучылары. Шул исәптән, 120 мең укучы Казан мәктәпләре бусагасыннан атлады,...


Республикада бүген 4 яңа мәктәп ишекләрен ачты: Чаллыда, Биектау районында һәм икесе Казанда. Чаллы мәктәбе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:

- Бу - сезнең шәһәрнең перспективалары зур булуы хакында сөйли! Хакимиятнең бурычы - яшәү өчен тиешле шартлар тудыру, балалар бакчалары, мәктәпләр, йортлар төзү. Хәерле юлга!- дип котлау сүзләрен җиткерде.

- Казанның Совет районы Тулпар урамында ачылган 181нче күп профильле мәктәп ачылышында шәһәр мэры Илсур Метшин барлык кунакларны, укучыларны, укытучыларны белем көне белән котлады.

- Бүген истәлекле вакыйга - башкалабызның иң актив үсә торган микрорайоннарының берсендә мәктәп ачылды. Шәһәргә шундый бүләк өлгерткәннәре өчен Президентыбызга, Премьер- министр Алексей Песошинга, төзүчеләргә рәхмәт җиткерәм. Бүген Казанда ике мәктәп сафка басты, тагын өчесе төзелеп килә. Безгә мәктәпләр, балалар бакчалары бик кирәк, - диде Илсур Метшин. Премьер-министр Алексей Песошин исә укучыларыбызның белем дәрәҗәсен искәртеп узды.

- БДИлар буенча югары баллар, олимпиадалардагы уңышлар буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында барабыз. Инфраструктурага зур басым ясала. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр республикада 36 яңа мәктәп салынды, 1000 балалар бакчасы төзекләндерелде, - диде Алексей Песошин. 181Нче мәктәп директоры Динә Абдуллинага символик рәвештә белем йорты ачкычы тапшырылганнан соң, җитәкчеләр мәктәп коридорларыннан узды. Белем көне уңаеннан, каеннар аллеясы утыртуда катнашкан беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре: "Балаларыбызга көнләшеп тә куябыз. Үзебез дә мондый мәктәптә укыр идек",- диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading