16+

2017 елда Казанда балаларына Аскольд, Эраст, Глафира кебек сирәк исемнәр бирүчеләр булган

2017 елда Казанда яңа туган балаларга бирелгән сирәк исемнәр арасында Аскольд, Эраст, Глафира һәм Данелия тора. Бу хакта Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина 2017елның беренче яртыеллыгы демографик йомгаклары һәм алга таба бурычлар докладында җиткерде, дип яза Татар-информ.

Популяр исемнәрдән Казанда малайларга Кәрим, Артем, Тимур, Кирилл, Александр, Егор, Камил, Марк, Роман, Самир, Матвей кушканнар. Кызларга исә әти-әниләре София, Милана, Арина, Виктория, Елизавета, Анна, Диана, Валерия, Варвара, Ясминә исемнәрен сайлаган.

Казанлылар арасында балаларына сирәк яңгыраган исемнәр кушучылар да бар. Малайларга Аким, Аскольд, Җәмил, Лука, Марко Антонио, Тихон, Харис, Эраст кушсалар, кызларга - Адриана, Глафира, Данелия, Николь, Рада, Тереза, Зәрә, Ялинә исемнәре бирелгән. Казанда алты ай эчендә 10527 сабый туган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading