16+

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар өчен махсус туристик маршрут әзерләнә

Россия төбәкләре 2018 елгы дөнья чемпионатына киләчәк футбол җанатарларына махсус туристик маршрут тәкъдим итәчәк. Россия Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу футбол сөючеләргә Россиянең спорт тарихы, шәһәрләрнең данлыклы урыннары, 2018 елгы дөнья чемпионатын уздыручы шәһәрләрнең мәдәни һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеген бирәчәк.

Искәртеп үтик, футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәренең 12 стадионында, шул исәптән Казанның "Казан Арена" стадионында да узачак.

"Чемпионатны кабул итүче барлык 11 шәһәрнең туристик маршрутлары формалашкан. Туристик маршрутларны билгеләгәндә шәһәрләрнең төп истәлекле урыннары күздә тотылды. Җанатарлар өчен инде эшли торган маршрутлар да бар. Алар кунакларның вакытын янга калдырып, шактый мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә ", - дигән Россия Мәдәният министрлыгының туризм һәм төбәк сәясәте департаменты җитәкчесе Ольга Ярилова ТАСС агентлыгына.

"Татарстанда "Казан чын ир-атлар һәм аларның юлдашлары өчен" дип аталган туристик маршрутын Конфедерацияләр кубогы вакытында ук сынадылар. Биредә берничә спорт объектына - "Казан Арена" стадионына, "Казан" халыкара ат-спорты комплексына экскурсия кергән", - дип җиткергән Казан туристлык-мәгълүмат үзәге вәкиле Евгения Корнеева.

Аның сүзләренчә, стадион ябык булганда маршрут үзгәрә. Экскурсия Казан Кремленә экскурсия, анда ук-арбалет тирына кереп, осталыгыңны сынау һәм сугышчан киемдә фотога төшү белән төгәлләнә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading