16+

2018 нче елда бензин бәясе 55 сумга җитәргә мөмкин

Беренче гыйнвардан  бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә.

2018 нче елда бензин бәясе 55 сумга җитәргә мөмкин

Беренче гыйнвардан  бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә.

Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум),  дизель ягулыгы 8,5 процентка (3,4 сум) арткан иде. Кайбер экспертлар бәяләр тиешле дәрәҗәдә кыйммәтләнми, дип саный, Россиядәге бәяләр – Европада иң арзаны. Бездән түбән бәяләр бары тик Казахстан белән Белоруссиядә генә.
Норвегия белән АКШта Аи-95 маркалы бензин декабрь азагында уртача 108,7 һәм 43 сум булган, Эстониядә - 85, Германиядә исә 93 сум. Экспертлар 2018 нче елда Россиядә Аи-95 маркалы бензин 55 сумга җитәргә мөмкин, дигән фикердә. Автоэкспертлар бензин бәясе 3 сумннан да күбрәк кыйммәтләнмәс дип ышандыра.


Фото: 22-91.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading