16+

2020 ел азагына кадәр туплау пенсиясен туктатып торырга уйлыйлар

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2020 ел азагына кадәр туплау пенсиясен туктатып тору турындагы канун проектын тикшерүгә юллады.

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2020 ел азагына кадәр туплау пенсиясен туктатып тору турындагы канун проектын тикшерүгә юллады.

"Канун проекты нигезендә 2020 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә кертелгән түләүләрне тулы күләмдә искәпкә алу бурычы куелган", - диелә әлеге документ белешмәсендә. "Известия" чыганагы аның Министрлар кабинеты сайтында чыккан версиясына сылтама биреп яза.
Билгеләп үтелгәнчә, әгәр канун проектын хупласалар, ул федераль бюджеттан Пенсия фонды бюджетына күчерелгән трансферт финанс чыгымын 550 миллиард сумга киметәчәк.
Россия хөкүмәте 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең индексациясен билгеләде. "Инфляциягә карата фаразларның 3,2 проценттан түбәнрәк булуына карамастан, индексацияләү күләме 3,7 дип хупланган", - дип белдерде илнең хезмәт һәм социаль үсеш министры Максим Топилин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading