16+

25-44 яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларның иң күп спиртлы эчемлек куллануы ачыкланган

Соңгы елда Россиядә яшәүче халыкның яртысы диярлек исерткеч эчемлекне азрак куллана башлаган, гражданнарның 39 проценты бөтенләй эчми, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 59 проценты гына салгалап алуын җиткергән. Алар айга берничә тапкыр спиртлы эчемлек кулланулары турында белдергән.

Илдә 16 процент халык (23 процент ир-ат һәм 11 процент хатын-кыз) аракыны айга ике-өч тапкыр куллана икән. Иң күп алкоголь кулланучылар - 25-44 яшьлекләр.
2017 елда сораштыруда катнашучыларның бары тик 4 проценты гына хәмерне күбрәк куллана башлавын, 44 проценты киресенчә азрак куллануын белдергән.

- Сәламәт яшәү рәвеше алып бару киң колач җәя бара. Бу бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган, - дип белдергән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүмати сәясәт һәм кооммуникацион технологияләр практикасы җитәкчесе Кирилл Родин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading