16+

25 хатынны үтергән маньякны тотканнар

Казанда 30 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларны үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган.

Казанда 30 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларны үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган.

Хәзер ул күрсәтмә бирә, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Җинаятьчене 2011 елдан бирле эзләгәннәр. Маньякны тоткарлау буенча операциядә берничә ведомство хезмәткәрләре катнашкан. Тикшерү материаллары арасында төп дәлил булып ир-атның ДНК үрнәге торган.

Ир-ат 2011 елның 5 мартыннан 2012 елның 5 октябренә кадәр Идел буе, Үзәк һәм Урал федераль округларында өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтереп йөргән. Җинаятьче үзенең корбаннарын кулына ни туры килә, әйтик, мәсәлән, халатның билбавы белән буган.

Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче үзен социаль хезмәткәр буларак таныштырып, корбаннарының фатирларына керә алган. Ир-атны берничә ел дәвамында таба алмаганнар. Ахыр чиктә тикшерүчеләр аның үлеп китүен яки башка җинаять өчен төрмәдә утыруын фаразлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading