16+

26 яшьлек егет кияүгә чыгарга риза булмаган сөйгәненә 17 тапкыр пычак белән кадаган (ВИДЕО)

Мәхәббәт тарихлары төрлечә тәмамланырга мөмкин. Уфада булган коточкыч хәл шуның ачык мисалы, дип яза Tatar today.

Мәхәббәт тарихлары төрлечә тәмамланырга мөмкин. Уфада булган коточкыч хәл шуның ачык мисалы, дип яза Tatar today.

20 декабрь кичендә Уфаның бер кибетендә 26 яшьлек Үзбәкстан кешесе очрашып йөргән кызына, кияүгә чыгудан баш тарткан өчен,  17 тапкыр пычак белән кадый. 23 яшьлек Шахноза исемле кыз авыр тән җәрәхәтләреннән шунда ук җан бирә.
 
Шунысы билгеле, Али белән Шахзона cоциаль челтәрдә таныша һәм бер ел дәвамында даими аралашып тора. «Mash» мәгълүмәт порталы хәбәр итүенчә, егет белән кыз берничә тапкыр күрешә. Соңыннан, Али кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, кызга уйларга вакыт бирә. Әмма баш тартса, үтерү белән яный, дип хәбәр итә «Башинформ» сайты.

«Шахноза безгә шалтыратып, Али үтерәм дип янавын һәм аның белән күрешергә куркуын әйтте», дип сөйли егетнең әнисе.

Мәскәүдә яшәгән егет  җинаять кылыр алдыннан  туганнарында кунак була. Әнисе Алига:  «Мин аборт ясатырга теләгән идем, әмма әтиең табарга кушты»,  дип аның көтеп алынмаган бала икәнен әйтә. Мөгаен, бу сүзләр егетне үпкәләткәндер.

20 декабрьдә Шахноза ярдәм сорап кибеткә килеп керә. Али аны куып җитеп, 17 тапкыр пычак белән чәнчеп ала, соңыннан үз-үзенә кул салырга теләп, күкрәгенә пычак кадый. Үлмәгәнен аңлагач, ул чит кешеләрдән аны үтерүне сорый башлый. Табиблар егетнең гомерен саклап кала. хәзерге вакытта ул хастаханәдә.

«Башинформ» сайты хәбәр итүенчә, егеткә каршы «Үтерү» статьясы буенча җинаять эше ачылган.

Tatar today

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading