16+

30 мең турист иң зур өчпочмакны күрә алачак

1 майдан Татарстанда туристик сезон ачыла. Шул уңайдан, Казанда бәйрәм араларында гына да 30 меңләп турист кунак булыр, дип уйлый Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова.

1 майдан Татарстанда туристик сезон ачыла. Шул уңайдан, Казанда бәйрәм араларында гына да 30 меңләп турист кунак булыр, дип уйлый Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова.

1-12 май көннәрендә башкала кафелары һәм рестораннарында гастрономия фестивале уздырыла. Фестивальнең максаты - башкала кунакларын җирле аш-су белән таныштыру, милли брендларны популярлаштыру һәм, гомумән, Казанга тагын да күбрәк туристларны җәлеп итү.Фестиваль кысаларында "Туган авылым" комплексында, өчпочмакка һәйкәл кую һәм музей ачу да планлаштырыла. Аш-су осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена. Теләгән һәр кеше "Туган авылым"а килеп, әлеге иң зур өчпочмактан авыз итә алачак. 9 май көнне исә ресторан комплексында кыр кухнясы фестивале дә узачак.

Фестивальнең төп нигезе Иске Татар бистәсендә булыр, мөгаен. Биредә татар халык ризыкларын авыз итеп карарга мөмкин булачак. Быелдан Россиянең Мәскәү, Самара, Екатеринбург һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән "Казанга ял көне туры" федераль программасы да тормышка ашырыла башлый. Һәр маршрутта Татарстан башкаласына 500 ләп турист килүе көтелә икән. Хәзерге вакытта әлеге программа буенча, "I help Kazan" программасы әзерләнгән. Ул берничә этапта узачак. Программа кысаларында җирле халыкны туристлар белән аралашуга, чит ил телләренә, туган шәһәр тарихына өйрәтә торган курслар, чираттагы "Made in Kazan" остаханәләр сериясен уздыру, "Кунакчыллык йолдызлары" конкурсын оештыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading