16+

300 меңләп кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм була

Тиздән алимент түләмәүчеләрне һәм юл кагыйдәләрен бозып штрафы булганнарны машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Тиздән алимент түләмәүчеләрне һәм юл кагыйдәләрен бозып штрафы булганнарны машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Яңа закон проекты нигезендә, 10 меңнән артыграк штрафы булганнарга әнә шундый хөкем кертергә җыеналар. Дөрес, беренче, икенче төркем инвалидларга бу кагыйдә кагылмас, мөгаен. Бурычын 90 көн эчендә түләүчеләр дә, бу җәзадан котыла алачак. Машина таныклыгыннан мәхрүм итүне суд хәл итәчәк.

Штрафын түләгән кешегә машина йөртү таныклыгын шунда ук кайтарырга вәгъдә итәләр. Әлеге закон проекты Россия Дәүләт Думасына инде тәкъдим ителгән. Үзгәреш, төзәтмәләр кертелеп закон кабул ителгән очракта, ул 2016 елның 15 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бу очракта Россия буенча 300 меңләп кеше машина йөртү таныклыксыз калырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading