16+

3000гә якын күркә куркудан үлгән

"Тамбовская индейка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә күпләп кошлар үлгән, дип хәбәр ителә "РСХБ-Страхование" сайтында. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән яза.

"Тамбовская индейка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә күпләп кошлар үлгән, дип хәбәр ителә "РСХБ-Страхование" сайтында. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән яза.

2 мең 848 күркәнең үлеменә курку аркасында үпкә шешенүе сәбәп булган. Кошларны фермага үтеп кергән сөйрәлүче җанвар куркыткан. Иминият оешмасында әлеге хайванның нәрсә булуын аңлатудан баш тарканнар.

Иминиятләштергән якның тиешле документларын тикшерү нәтиҗәсендә, әлеге очрак буенча "РСХБ-Страхование" иминият оешмасы килешү шартлары буенча килгән зыянны каплаган.

"Тамбовская индейка" - Испаниядәге эре күркә җитештерүче Grupo Fuertes белән партнерлыкта "Черкизово" төркеменең күркә ите җитештерү буенча халыкара проекты. Проектның инвестициясе 9 миллиард сумны тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading