16+

40 мең яңа туган пингвин баласы үлгән

Соңгы илле елда Антарктидада икенче тапкыр күпләп пингвиннар үлә, дип яза newsfrol.ru.

Соңгы илле елда Антарктидада икенче тапкыр күпләп пингвиннар үлә, дип яза newsfrol.ru.

Бу юлы 40 мең пингвин баласы үлгән. Аларны Адели җирлегенә килгән француз галимнәре төркеме күреп алган. Пингвиннарның шулай күпләп кырылу сәбәбен Эстефании Гонсалес климат үзгәрүдә һәм балыкчылар белән туристларның саны артуда күрә. Боз катламы юка булуы һәм яңгырлар еш яву аркасында пингвиннар, балаларына ризык эзләп, йөзәр чакрым ераклыкка чыгып китә. Алар югында балалары ачлыктан үлә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading