16+

7 яшьлек малайның, кар астында калып, гомере өзелгән

Башкортстанның Баймак районында булган фаҗига турында хәбәр полиция бүлегенә 27 февраль көнне керә. Республиканың Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.

Башкортстанның Баймак районында булган фаҗига турында хәбәр полиция бүлегенә 27 февраль көнне керә. Республиканың Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.


Бу көнне Чыңгыз авылында яшәүче 7 яшьлек өч малай, мәктәптә укулар тәмамланган соң, Алсын-бай тавына чана шуарга китә. Тау авылдан 600 метр биеклектә. Балалар 30 метрлы тауга күтәреләләр. Ул уйнау өчен җиһазландырылмаган. Таудан аска таба шуа башлауга, тау түбәсеннән алар өстенә кар катламы ишелеп төшә. Ике малайны кар көрте кырыйга алып бәрә, ә өченчесе кар астында кала.

Вакыйга урынына килгән якыннары малайны казып алып, хастахәнәгә алып китә. Медицина ярдәме күрсәтелсә дә, малайны коткарып калып булмый. Ул баш сөяге нык имгәнү аркасында үлә.
Фаҗигагә китергән сәбәпләр ачыклана. Шул исәптән малайга суд-медицина экспертизасы да ясалачак.

"Татар-информ"


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading