16+

9 юл һәлакәте балалар үлеме белән тәмамланган

2020 елда Татарстан юлларында юл һәлакәтләрендә 9 бала һәлак булган. 8 очракта машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Быел да зыян күрүчеләр артканнан арта бара...

Быелның беренче 5 көнендә генә дә балалар катнашы белән 9 юл һәлакәте теркәлгән һәм аларда 12 бала пассажир зыян күргән.

5 гыйнвар көнне Чистай-Аксубай- Нурлат юлында килеп чыккан һәлакәттә 8 яшьлек кыз бала зыян күргән. Ул машинаның арткы утыргычында утырган һәм гадәти саклык каешы  белән генә эләктерелгән булган.

 Юл йөрү кагыйдәләре буенча,7-11 яшьлек  балаларны  машинаның арткы утыргычында шул рәвешле утыртып йөрергә рөхсәт. Әмма аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 12 яшькә кадәр махсус җайланма куллану киңәш ителә.

Шулай ук 5 гыйнвар көнне Казан- Шәмәрдән юлында “Рено” машинасы кюветка төшеп китә. Машинада 2014 елгы һәм 2020 елгы балалар була. Дөрес сайланган махсус җайланмалар булганга гына аларга зыян килми.

Билгеле булганча, машинада балаларны йөрткәндә махсус җайланмалар куллану һәлакәт вакытында балалар үлемен 54 процентка, ә авыр дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуны 92 процентка сәләтле. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading