16+

Абау! Бер тәүлектә 84 яңа очрак

Бер тәүлектә СОVID-19ның 84 яңа йоктыру очрагы ачыкланган.

Бер тәүлектә СОVID-19ның 84 яңа йоктыру очрагы ачыкланган.

Барлыгы 9 075 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 75 кеше үткән тәүлектә.
Татарстан табиблары 84 кешенең коронавирус белән чирләп китүен раслаган.
COVID-19 белән көрәш штабы мәгълүматы буенча, республикада агымдагы елның 30 ноябренә 10 339 йоктыру очрагы теркәлгән, шуларның 75 е соңгы тәүлектә. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өйләрендә дәвалана.
Республикада төп йоктыру чыганагы булып Казан тора, хәзерге вакытта башкалада СОVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән.
2.    Чаллы - 7
3.    Әлмәт - 1
4.    Апас - 3
5.    Арча - 1
6.    Әтнә - 1
7.    Балтач - 1
8.    Буа - 1
9.    Югары Ослан - 4
10.    Биектау - 1
11.    Зәй - 1
12.    Яшел Үзән - 2
13.    Кама Тамагы - 3
14.    Лаеш - 3
15.    Лениногорск -  1
16.    Түбән Кама - 4
17.    Питрәч - 3
18.    Тәтеш районы - 1

Тагын укырга: Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгәнлеге билгеле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading