16+

Алла сакласын! Татарстанда коронавирустан берьюлы өч кеше үлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы расланды. 19 октябрьгә барлыгы 101 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы расланды. 19 октябрьгә барлыгы 101 үлем очрагы теркәлгән.

1957 елгы ир-ат ковид китереп чыгаручы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе фонында хастаның хәле нык катлауланган.

1952 елгы хатын-кыз пневмония чире белән йогышлы госпитальгә китерелгән. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле хроник авырулары да булган.

1980 елгы ир-ат хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Хәле хроник авыруларның кискенләшүе фонында катлаулана.

Мәрхүмнәрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус үзенчәлекле. Туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Үзегезне сакласагыз иде, дуслар!!!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading