16+

Адел Вафин, сәламәтлек министр урынбасары Елена Шишмареваның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашты

Кичә Татарстанның медицина җәмәгатьчелеге өчен кайгылы хәбәр килеп иреште: республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева 52 яшендә вафат булды. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бу уңайдан Елена Шишмареваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Кичә Татарстанның медицина җәмәгатьчелеге өчен кайгылы хәбәр килеп иреште: республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева 52 яшендә вафат булды. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бу уңайдан Елена Шишмареваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

“Татарстанның сәламәтлек саклау министры, министрлык аппараты һәм медицина җәмәгатьчелеге Елена Ивановнаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның белән бергә эшләүчеләр аны бик яхшы белгеч, искиткеч яхшы оештыручы, талантлы җитәкче буларак белә. Хезмәттәшләре аның турында якты истәлекне мәңгегә саклаячак...”, - дип белдерә Адел Вафин.

Елена Шишмарева 2018 елның 7 февралендә вафат була. Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасына ул 2011 елның маенда билгеләнгән була.

“Елена Ивановна өлкән хисапчыдан министр урынбасарына кадәр юл үткән кеше. Төрле елларда Медицина иминиятләштерү компаниясендә, Республика клиник хастаханәсендә баш хисапчы, Республика хастаханә кассасының финанс идарәсе башлыгы, Татарстанның Финанслар министрлыгының максатчан (бюджеттан тыш) фондлар белән идарә департаментының бүлек башлыгы урынбасары, “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең план-икътисад идарәсе башлыгы, “Мәҗбүри медицина иминияте фонды” учреждениесе башкаручы директорының икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары булып эшләгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләгән чорында Елена Шишмарева үзен тармак мәсьәләләрен яхшы белүче, төрле министрлык һәм ведомстволар, оешмалар арасында үзара бәйләнешләрне алып баручы профессиональ һәм инициативалы оештыручы итеп күрсәтте. Елена Ивановна Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасының, “2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау үсеше” дәүләт программасының гамәлгә ашырылуын контрольдә тотты. Елена Шишмарева җитәкчелегендә “юл картасы” чаралары планы нигезендә, медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру буенча эш башкарылды. “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыруда катнашты. Елена Ивановна Казан, Чаллы һәм Әлмәттә “Татарстан стандарты – дустанә сырхауханә” проектын гамәлгә кертүдә катнашты”, - диелә некрологта.

Елена Ивановна Шишмарева Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе, “Казан шәһәрендә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы” медале, Татарстанның Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, “Сочи шәһәрендә XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары” истәлек медале, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән булган. Шулай ук, “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” мактаулы исеме бирелгән булган.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading