16+

Адел Вафин: «Зәй юлындагы һәлакәттә зыян күрүчеләр экспертизасы буенча эш башланды»

Зәй трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 3 кешедән биологик материал алынган һәм экспертизага җибәрелгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

"Бүген зыян күрүчеләр экспертизасы буенча эш башланды. Беренче 3 материал алынып, Республика суд-медицина экспертизасы бюросына җибәрелгән", - дип белдерде министр. Бу экспертиза имгәнү-җәрәхәтләрнең нинди дәрәҗәдә булуын һәм нинди күләмдә зыян килгәнен билгеләү өчен кирәк.
 
Гадел Вафин һәлак булган 14 кешенең гәүдәләре танылганын, һәлак булучыларның якыннарына, туганнарына психологик ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. "Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ЗАГС органнары белән берлектә, акча күчерү өчен барлык документларны тиз арада тоткарлыксыз әзерләү эшен оештырдык", - диде. Министр үлем турында 12 таныклыкның, 9 гәүдәнең җирләр өчен, туганнарына тапшырылуын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading