16+

"Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында якынча 15 кеше калган булырга мөмкин

Бүген, 12 мартта, Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын урынында коткару эшләре алып барыла. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләре буенча сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин. "Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган үзәктә эшләүчеләр", - дип белдерә аның...

Бүген, 12 мартта, Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын урынында коткару эшләре алып барыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләре буенча сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин. "Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган үзәктә эшләүчеләр", - дип белдерә аның сүзләрен ТАСС.

Якынча мәгълүматларга караганда,янгын электр үткәргече төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан.

Шулай ук Игорь Паньшин белдерүенчә, Самарадан һәм Түбән Новгородтан янгын урынына коткаручылар килә.

Искәртеп узабыз,"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыга. Якынча мәгълүматларга караганда, янгын ике катлы бинада урнашкан кафеда чыккан.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 4 кешенең гомере өзелгән, тагын бер кеше хәбәрсез югалган, 18 кеше медикларга ярдәм алу өчен мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча 2 җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading