16+

Африка студентын үтерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен Рөстәм Миңнеханов 1,5 миллион сум вәгъдә итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Африка студентын үтерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 1,5 миллион сум акча түләнәчәк дип белдергән. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан (Идел буе) федераль университетының 24 яшьлек студенты, Чад республикасы гражданины гәүдәсе 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы беренче йорт янында күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәтләре белән табылган.

Бу факт буенча җинаять эшен (Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 1 өлеше 105 маддә буенча) кузгатылды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җинаять турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемне 291-30-45, 89172274549, 89046621386 (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе) телефон номерлары буенча яисә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының "ышаныч телефоны" буенча 291-20-02 (аноним рәвештә) хезмәттәшлек күрсәтергә чакыра.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading