16+

«Ак Барс» хоккейчылары җанатарына кредитын ябарга ярдәм иткән

Октябрь ахырында янгын чыгып, “Ак Барс” җанатары Антон Кайновның өе зыян күрә. Торакны тиз торгызыр өчен, ул 200 мең күләмендә кредит ала, ремонт ясарга дуслары һәм күршеләре булыша. Төзелеш материалларына тотылган бурыч түләнмичә кала.

“Барс”лар бу хәл турында социаль челтәр аша белеп, җанатарга ярдәм итәргә булалар – аңа ссудасын ябу өчен акча җыеп, Альберт Яруллин белән Александр Свитов тарафыннан шәхсән тапшырыла. Моңардан тыш,  «Ак Барса» капитаны җанатарны киләсе елда Казанда булачак беренче уенга символик алка ыргытуга чакырган.

Фото: Sportion.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading