16+

«Ак Барс сезонны җиңү белән башлады

Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының яңа сезондагы беренче матчын җиңүдән башлады - "Татнефть Арена" боз сараенда Кытай клубы "Куньлунь Ред Стар" командасыннан өстен чыкты. Матч Казан хокккейчылары файдасына 4:2 исәбенә төгәлләнде. "Ак Барс" командасыннан алкаларны Владимир Ткачев, Федор Малыхин һәм ике тапкыр Канада һөҗүмчесе Джастин Азеведо кертте,...

Матчның беренче минутлары аеруча мавыктыргыч булып истә калды. Кунаклар уенның 4 нче минутында ук исәпне ачты. Ул гына да түгел, бозда шул арада "Ак Барс" сакчысы Роман Абросимов белән кунак команда уенчысы Артурс Кулда тамашачыларга боздагы "бокс" та бүләк итеп алды.

Казан хоккейчылары өстенлекне беренче период уртасында ук үз кулларына алды - 14 нче минутта Андрей Марков биргән шәп пастан файдаланып, Владимир Ткачев сезонда команда өчен беренче алкасын кертте.

Ахыр чиктә уен язмышы өченче периодта, азаккы минутларда гына хәл ителде: 50 нче минутка кадәр тигез сакланган исәпне Джастин бозды - кунаклар капкасына ике алка кертте.
26 августта "Ак Барс" Казанда "Адмирал" командасы белән уйный.

КХЛ. Даими чемпионат. «Ак Барс» (Казан) - «Куньлунь Ред Стар» (Пекин, Кытай) - 4:2 (1:1, 1:1, 2:0). Алкаларны керттеләр: Ткачев (14), Малыхин (29). Азеведо (50, 59) - Кейн (4), Поникаровский (27).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading