16+

«Ак барс» банкның лецензиясен алу турындагы хәбәр дөрес түгел

Чаллыда "АК БАРС" Банкның лецензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды, дип яза Шәһри Чаллы.

Чаллыда "АК БАРС" Банкның лецензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды, дип яза Шәһри Чаллы.

Бу банкның банкоматлары һәм офисларында туган проблемалар белән бәйле булып чыкты. Оешманың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә бу ялган хәбәр һәм ул кәрәзле челтәр аралашу җайланмаларыннан таралган. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә бу турыда язганнар.

Тиз арада "АК БАРС" банк эшне җайга салган: банкоматларда акча җитәрлек, офислар гадәти режемда эшли икән.

Банкның финанс күрсәткечләре яңартылган: беренче яртыеллыкта быел банк 357,6 миллион сум табыш алган. Акча әйләнеше тотрыклы икән. "АК БАРС" банк халыкны ялган хәбәрләргә ышанмаска чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading