16+

Акчаның «уртача күрсәткече» дә җанга рәхәт

Казанда ел ахырына, кече һәм урта бизнесны да исәпкә алып, гомум икътисади күрсәткечләрдә уртача хезмәт хакы 34 мең сумны тәшкил итәргә мөмкин.

Казанда ел ахырына, кече һәм урта бизнесны да исәпкә алып, гомум икътисади күрсәткечләрдә уртача хезмәт хакы 34 мең сумны тәшкил итәргә мөмкин.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әнә шундый фаразлар белән сөендерде.

Башкалада быелның тугыз ае нәтиҗәләрендә эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 39 187,7 сум булган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 7,8 процентка арткан. Кече предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы – 25 071,3 сум.

Казанда энергетика тармагында эшләүчеләр инде хәзер дә «без тиздән Мәскәүне куып тотабыз» дип мактана ала. Энергетикларның уртача хезмәт хакы – 52,1 мең сум. Финанс тармагында эшләүчеләр дә сынатмый, аларның уртача хезмәт хакы – 50,7 мең сум. Тыйнак күрсәткечләрдән: мәгариф өлкәсендә – 29,8 мең сум, ә сәламәтлек саклау тармагында – 28,2 мең сум.

Быелның тугыз аенда башкала икътисадында төп капиталга 101,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Эре һәм урта предприятиеләргә юнәлтелгән инвестицияләр 69 миллиард сум.
– Тугыз айда эре һәм урта предприятиеләр 201,5 миллиард сумлык эшләр башкарды һәм хезмәтләр күрсәтте. Электр җиһазлары, транспорт чаралары җитештерүдә үсеш күзәтелә. Киемнәр, машиналар, җиһазлар, күн һәм күн эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләрдә җитештерү күләмнәре беркадәр кимеде, – диде Илдар Шакиров.

Казанда оешмалар гомум мәйданы 467,7 мең квадрат метрны тәшкил иткән 7 857 фатир төзеп тапшырган. Казанлылар үз көчләре белән 335 шәхси өй җиткезгән. Торак төзелешендә без миллионлы шәһәрләр арасында Ростов-на-Дону белән Новосибирсктан гына калышып, өченче урында торабыз.

– Башкалада кече һәм урта бизнес предприятиеләре 79 меңнән артык, – дип дәвам итте Илдар Шакиров Казанның тугыз аендагы социаль-икътисади үсеше белән таныштыруны. – Шәхси эшкуарлык белән 32,6 мең кеше шөгыльләнә. Кече предприятиеләрдә товар әйләнеше быелның алты аенда 237,2 миллиард сум булган иде. Шәһәр бюджетына кече бизнестан 1,1 миллиард сум салым түләүләре керде. Кече предприятиеләрдә 179,6 мең кеше хезмәт куя.

Гыйнвар-сентябрь айларында ваклап сату сәүдә челтәрендә товар әйләнеше – 352 миллиард сум, ә җәмәгать туклануы тармагында 15,1 миллиард сум булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading