16+

АКШта бозлык чоры башлануга Россия хакерлары гаепле?!

АКШның юстиция министрлыгы “2017-2018 елларда Американың һава торышына Россиянең һәм махсус хезмәтләрнең кагылышы булуын тикшерү” буенча махсус прокурор билгеләгән.

Милли метеорологик хезмәте хәбәрләреннән күренгәнчә, АКШта соңгы 20 елда булмаган аномаль салкыннар күзәтелә. Төньяк Каролинадагы Сазлык паркында җылылылык яратучы крокодиллар бозга катып үлгән.

Табигатьнең кырыслыгында Россияне гаепләми калсалар сәеррәк булыр иде – әүвәл ул Наполеон армиясен кырган, аннан соң немецланы Мәскәүгә якын җибәрмәгән, хәзер Америкага һөҗүм иткән. АКШның милли куркынычсызлык хезмәтләре докларыннан чыгып шуны әйтеп була – махсус хезмәтләр суыкны бозлы Себердән Американың эссе штатларына җибәрү мөмкинлеген уйлап тапкан. Бәлки интернет аша гынадыр. Хакерлар юкка гына квас белән ипи ашап утырмый икән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading