16+

Аксубайның сыерлары да «бии»

«Казан» агросәнәгать паркында узган шимбәдә Балтач, Саба, Аксубай, Нурлат һәм Биек­тау районнары гөрләтеп сәүдә итте.

Аксубайның сыерлары да «бии»

«Казан» агросәнәгать паркында узган шимбәдә Балтач, Саба, Аксубай, Нурлат һәм Биек­тау районнары гөрләтеп сәүдә итте.

- Егерме чатыр кордык. Агрохуҗалыклар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар ярминкәгә килергә атлыгып тора. Үзешчән артистлар концерт программасы әзерләде. Аксубайның аның сыерлары да бии, - ди Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин.

Сыерлар бии дигәне сыер рәвешендәге курчак-костюм икән. Ерактан караганда, сәхнәдә чын сыер ­сикергәли кебек. Коеп яуган яңгырны уйлаучы да юк: артистлар җыр­лый-бии, халык ике арада диңгез сыман агыла-тулгана.

- Ярминкәләр шәһәр халкы өчен зур бәхет ул. Яңа өлгергән продукцияне 30 процентка кадәр арзанракка сатып алабыз бит. Кем бирә аны сиңа шундый юнь бәягә. Үзем дә ярминкәгә агач эшләнмәләремне күтәреп чыктым әле, - диде Казан пенсионеры Фоат Мостафин.

- Ирем Раушан белән шәхси ху­җалыгыбызда терлекләр асрыйбыз. Товарны акчага әйләндерү әйбәт бит инде, - ди Нурлат районының Якты күл авылыннан килгән Тәскирә Сәгъ­диева.

Җиде савым сыер тотабыз, итлек өчен 30 баш бозау, 150 каз үстерәбез, тавыклар, үрдәкләр - барысы да бар, дип санап китте Тәскирә ханым. Ходай сәламәтлектән аермасын авыл кешесен.
Бәлки иртәнге сәгатьләр булгангадыр, Якушинское авылыннан ирле-хатынлы Юлия белән Виктор Белоусовларның сөенечле хәбәрләре юк иде әле.



- Җиде ел умартачылык шөгыленә керешкәнгә. Үзлегебездән өйрәндек. Өч литрлы банкага тутырылган балны 1200 сумнан тәкъдим итәбез - алучы юк, - ди Виктор.
Әнә Саба районының «Икмәк» җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыять директоры Эльмира Идрисованың кәефе яхшы.

- Монысында биш кибет килдек. Без халыктан шәхси хуҗалыкларында үстергән бәрәңге, кишер һәм хәтта кабакларны да кабул итеп алабыз. Аллага шөкер, сәүдә көйле бара, кишер сатылып бетте инде, - диде Эльмира Идрисова.
«Казан» агросәнәгать паркы мәйданындагы чатырларда пенсионерларга авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү урыннары гомумән дә бушлай.



Ярминкә бәяләре (килограммы)

Сыер ите -280-320 сум Бәрәңге - 12 сум
Кишер - 12 сум
Суган - 15 сум
Сарымсак - 130 сум
Шикәр комы - 35 сум
Йомырка (дистәсе) - 42-43 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading