16+

Актанышка Анатолий Карпов килгән

Шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы булып танылган бөек шәхес Актаныш районына Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм «БлагоДарение» фонды президенты Фәрит Салихов чакыруы буенча килгән.

Шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы булып танылган бөек шәхес Актаныш районына Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм «БлагоДарение» фонды президенты Фәрит Салихов чакыруы буенча килгән.

Шахмат дөньясының легендасын күрергә дип күп кенә шахмат яратучылар, уен белән кызыксынучылар, катнашучыларның әти-­әниләре, туганнары җыелды. «Агыйдел» ансамбленең матур чыгышыннан соң Анатолий Карпов белән әңгәмә булды, теләгән һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Анатолий Карпов бер уен сеансында сигез кеше белән көч сынашты. Уен бер сәгатьтән артык барды. Кайсыдыр уенчы тиз җиңелде, ә кайберәүләр үзләренең һәр адымын уйлап яхшы чыгыш ясадылар. Ахырдан һәрбер катнашучыга да «БлагоДарение» хәйрия фонды Анатолий Карповның автографлы китабын бүләк итеп бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading