16+

"Алабуга" импортны алмаштыручы иң яхшы проект булды

Алабуга махсус икътисади зонасының «Кастамону интегрейтед вуд индастри» оешмасы заводы Россиядә «Импортны алыштыручы иң яхшы проект» исеменә лаек булды.

Алабуга махсус икътисади зонасының «Кастамону интегрейтед вуд индастри» оешмасы заводы Россиядә «Импортны алыштыручы иң яхшы проект» исеменә лаек булды.

Әлеге дәрәҗәле исемне Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты Александр Шохин үз кулы белән завод директоры Али Кылычка тапшырды.

Төркиянең «Кастамону» компаниясенең Алабугадагы заводы 2011 елда төзелә башлады. Ул МДФ-панельләр җитештерә.
- Бүген җитештерелгән продукциянең 60 проценты бары Россиядә генә кулланыла. Продукция көнбатыш чикләрдән алып Ерак Көнчыгышка кадәр булган чимал кытлыгын киметә, - диде Али Кылыч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading