16+

Алабугада Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре үлеме буенча җинаять эше ачылган

Бүген иртән Алабуга шәһәрендә урман массивы территориясендә "ВАЗ-2109" автомобилендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Алабуга районы буенча бүлеге дежурныеның 27 яшьлек ярдәмчесенең башына атылган хәлдә үле гәүдәсе табылган

. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Хатын-кызның гәүдәсен хезмәттәшләре 8 сәгать 15 минутта таба. Аның кулында табель пистолеты булган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading