16+

Алар дөньяны яңадан ачты

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең "Кулга кул тотыныйк" дигән иҗади фестивале узды.

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең "Кулга кул тотыныйк" дигән иҗади фестивале узды.

Ул быел сигезенче мәртәбә оештырылды. Әлеге чарага балалар гына түгел, өлкәннәр дә ел дәвамында әзерләнә. Быелгы фестивалдә 150 кеше катнашты. Алар - Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат, Саба балалар йортларында тәрбияләнүчеләр. Рухи яктан сынмаган, көчле булып кала белгән әлеге кешеләргә карап сокланмый мөмкин түгел.

Тумыштан ишетмәгән, сөйләшә белмәгән балалар катлаулы биюләр башкара. Ике кулының учлары булмаган үсмер рояльдә уйный. Инвалид арбасына утырган килеш шигырь укыйлар, бию көенә бөтереләләр. Аларга карап тамашачының күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри. Әнисе белән бергә чыгыш ясаган нәни кыз Настя Гребневага җырчы Салават Фәтхетдинов үзеннән бүләк тапшырды. Ә инде залда аларның кул эшләреннән күргәзмәне күреп хәйран каласың. Анда сатылган әйберләрдән җыелган акча Данил Лапшев дигән малайны дәвалауга тотылачак.

Җырчы Илшат Вәлиев та әлеге чарада чыгыш ясарга килгән. "Мөмкинлек булганда мондый чараларда катнашырга тырышам. Аларның күңелләренә аз гына җылылык бирә алсам да шат булыр идем", - ди ул.

Ә инде шушы мәдәният йорты режиссеры Рафис Фазылҗанов алты ел буе оештыру эшләрендә башлап йөри.
Концертны Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, юстиция министры Лариса Глухова, Совет районы хакимите башлыгы Рөстәм Гафаров карады.

- Һәр ел сез бу фестиваль белән безнең өчен дөньяны яңадан ачасыз. Тамаша залында утырганда сез тормышыбызның нинди гүзәл һәм гаҗәп икәнлеген , никадәр ихтыяр көче һәм талант булырга мөмкинлеген аңларга мәҗбүр итәсез" - диде район җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading