16+

Алексей Семинны читтән торып кулга алдылар

Казанның Совет районы суды «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгын буенча җинаять эшендә катнашы булган «АС Менеджмент» компаниясенең директорлар советы рәисе миллиардер Алексей Семинны читтән торып кулга алу турында карар чыгарды. Суд утырышында прокурор әйтүенчә, Семин хәзер Россиядән читтә булганга, аңардан сорау алу мөмкин түгел. Миллиардер гаепләү турында белә, күрсәтмә бирергә дә...

Казанның Совет районы суды «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгын буенча җинаять эшендә катнашы булган «АС Менеджмент» компаниясенең директорлар советы рәисе миллиардер Алексей Семинны читтән торып кулга алу турында карар чыгарды. Суд утырышында прокурор әйтүенчә, Семин хәзер Россиядән читтә булганга, аңардан сорау алу мөмкин түгел. Миллиардер гаепләү турында белә, күрсәтмә бирергә дә әзер, әмма никтер һаман да кайтып җитә алмый. Семинның адвокатлары сүзләренчә, якланучы Франциягә дәваланырга дип фаҗига булганчы ук китеп барган.
Тикшерү комитеты, Алексей Семинга Җинаять кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү чыгарып, аңа карата халыкара эзләү игълан иткән. «АС Менеджмент» милкенә (Россия территориясендә 400дән артык күчемсез милек объекты һәм җир кишәрлеге) арест салынган. Компания әлеге карар уңаеннан шикаять биргән. «Адмирал» сәүдә үзәгендәге җинаять эше буенча 12 кеше тикшерү уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading