16+

Алла Пугачева яшәргә өйрәтү мәктәбе ача

Алла Пугачева яңа бизнес-проектка алынган. Ул шәхси эстрада сәнгате остаханәсен ачкан.

Алла Пугачева яшәргә өйрәтү мәктәбе ача

Алла Пугачева яңа бизнес-проектка алынган. Ул шәхси эстрада сәнгате остаханәсен ачкан.

Анда балалар һәм яшүсмерләр хор, актерлык осталыгы, бию, музыка тарихы буенча белем эсти ала. Әлегә бер тиен дә файда китермәүче бу шөгыле киләчәктә биергә, җырларга өйрәтү мәктәбе генә булып калмыйча, тормышта үз-үзеңне тота белергә, яшәргә өйрәтү мәктәбе дә булачана ышана Примадонна.

Биш елдан Алла Пугачеваның кызы белән улы укырга керә, әлеге мәктәбен ул шул вакытка гөрләтеп эшләтеп җибәрергә тели: "Мин хәзер үземнең мәктәбем белән мәшгуль. Ул минем балаларым өчен", - дигән ул "Новая газета"га биргән интервьюсында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading