16+

Алсу Хәсәнова премиясе ел саен татар телендә иҗат итүче ике яшь журналистка биреләчәк

"Ватаным Татарстан" журналисты Алсу Хәсәнованы белмәгән укучы булмагандыр.

"Ватаным Татарстан" журналисты Алсу Хәсәнованы белмәгән укучы булмагандыр.

Ни кызганыч, Алсу көчле авыруы белән озак көрәшкәннән соң, арабыздан китеп барды. Тик Алсу һаман да безнең йөрәкләрдә.

Күптән түгел әнисе Минзифа апа Алсу исемендәге премия булдыру тәкъдиме белән чыккан. Әлеге фикерне журналист халкы - "Ватаным Татарстан", "Мәгариф", "Идел" редакцияләре, "ТАТ­МЕДИА" АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева күтәреп алган. Алар Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага Алсу Хәсәнова исемендәге премия булдыру тәкъдимен җиткереп, уңай җавап алганнар.

Шулай итеп, ел саен татар телендә иҗат итүче ике яшь журналист әлеге премия белән бүләкләнәчәк. Премиянең оештыручылары - Татарстан Журналистлар берлеге, "Ватаным Татарстан" газетасы, "Идел" журналы булачак.

Сүз уңаеннан, Алсу Хәсәнова премиясе - хатын-кыз журналист исемен йөрткән беренче премия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading