16+

“Татарстан Конституциясенә 25 ел – үзеңне тикшер!” онлайн-тестлаштыруны 600 татарстанлы узган

Республиканың иҗтимагый яшьләр палатасы яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгы ярдәме белән “Татарстан Конституциясенә 25 ел – үзеңне тикшер!” дип аталган онлайн-тестлаштыруны башлап җибәрде.

Дәүләт советының интернет-порталыннан күренгәнчә, беренче декабрьгә алты йөздән артык татарстанлы Республиканың Төп кануны буенча үзләренең белемнәрен тикшереп караган, аларның уртача яше – 25-34 яшь, дип хәбәр итә “Татар-Информ”.
Конкурсның нәтиҗәләре Яңа ел алдыннан билгеле булачак. Иң яхшы күрсәткечкә ия булган 100 катнашучы Конституция белән бүләкләнсә, калганнарына электрон сертификатлар тапшырылачак.

фото: tatarstan.arbitr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading