16+

Ана капиталы акчасын күчерү вакыты 10 көнгә кыскартылды

Россия Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты гаиләләр тарафыннан ана капиталы алу гаризасын карау вакытын 10 көнгә кадәр кыскартуын белдерде. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Россия Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты гаиләләр тарафыннан ана капиталы алу гаризасын карау вакытын 10 көнгә кадәр кыскартуын белдерде. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.


Моңа кадәр гаризалар ай дәвамында өйрәнелгән.

«10 ел эчендә 5 миллион гаилә программаны кулланды, димәк, ул начар эшләми», - дип тә өстәде Дмитрий Медведев.

1 мартта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 2023 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте.

Узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы күләмен 2020 елның 1 гыйнварына кадәр 453 мең сум күләмендә калдыру канунын имзалады.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading